Биографиясе

1911 елның 4 (17) декабре, хәзер Әтнә районы Күлле Киме авылы — 1986 елның 3 июле, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1937), Татарстан китап нәшриятында, «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә эшли.

1938 елда «Беренче җырлар» тәүге шигырь җыентыгы дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Сугыш елларында катлаулы сынауларда рухи көчен саклап кала алган солдатның хис-кичерешләрен чагылдырган шигырьләр циклын иҗат итә: «Фронтовик», «Хат», «Куллар», «Колын».

Сугыштан соңгы елларда совет солдатларының, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы темасын дәвам итә: «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1949), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968), «Торыгыз, Мусалар!» (1969), «Немец дәфтәреннән» (1969), «Карловы Вары шигырьләре» (1970), «Эзлиләр Европа буйлап» (1981), «Күги» (1983).

1952 елда актуаль темага — нефть чыгаруга багышланган «Баулы юлында» шигырьләр циклын язып бастыра. Сугыштан соңгы иҗатына күтәренке рух, тыныч хезмәткә кайту сөенече, җыр мотивлары көчәю хас. Хәким шигырьләренә күренекле татар композиторлары җырлар иҗат итә: «Оренбург шәле», «Кем уйлаган» (икесе дә — композитор Җ.Фәйзи), «Әй, язмыш, язмыш» (композитор С.Садыйкова), «Юксыну» (композитор Ш.Мәҗитов), «Башка берни дә кирәкми» (композитор М.Мозаффаров), «Өзелгәнсең сиреньнән» (композитор Н.Җиһанов) һ.б.

Лирик героеның тормышта ялгышкан кешеләрнең, аеруча татар хатын-кызларының ачы язмышы өчен тирән борчылуын чагылдырган «Суд залында» шигырьләр циклы 1950 еллар уртасында татар лирик поэзиясенә зур өлеш кертә. Нәкъ шушы чорда Хәкимнең лиризмы психол. тирәнлек, социаль эчтәлек белән байый, тагын да киеренкеләнә, тыныч яшәү сөенечен генә түгел, аңа юлдаш булган кайгы-борчуларны да үз эченә ала. Күп шигырьләре туып үскән Казан арты төбәгенә, татар халкының хәзерге һәм үткән тормышына, туган телгә багышлана: «Үрләр аша» (1967; русчага тәрҗемәдә «Через кручи», 1968), «Дәверләр капкасы» (1974; русчага тәрҗемәдә «Врата времён», М., 1977). Хәким иҗатындагы үзәк урынны Ленин темасы алып тора: «Ленин фәрманы белән» (1958), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (1965) җыентыклары һ.б.

Тукай образы, Тукай темасы шагыйрь иҗатында зур урын били: «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең балачагы» (1940; русчага тәрҗемәдә «Детство поэта», 1947), «Тукай турында поэмалар» (1953), «Тукай һәйкәле янында» (1960), «Тукай дәфтәре» шигъри циклы (1971). Тукай феноменын лирик-фәлсәфи аңлауның иң югары ноктасы — «Кырыгынчы бүлмә» (1971) поэмасы. Татар халкының күренекле вәкилләренә «Ибраһим Йосфи», «Сары капкалы йорт» поэмалары (икесе дә — 1958), «Баһавиның моңы» (1963), «Җәлил шәһәре» (1964) шигырьләре һ.б. багышлана

Хәким поэзиясенә дөньяны оптимистик кабул итү, милли үзенчәлек, халыклар дуслыгына елдан җырлау хас. Стиль тотнаклыгы һәм кыскалыгы эмоциональ эчтәлек, ритмик рәсемнең ачыклыгы, шигъри детальләрнең байлыгы һәм үзенчәлеге белән үрелеп бара. Хәким татар әдәбияты вәкилләре, рус һәм күпмилләтле совет әдәбияты, иҗат психологиясе турындагы «Үз тавышың белән» (1969), «Халык язмышы — шагыйрь язмышы» (1979), «Яшә, борчулы җаным» (1988) публицистик мәкаләләр авторы.

Хәким әсәрләре татар, рус, башкорт һ.б. телләрдә нәшер ителә.

1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1960). РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1970). Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

1981 елда Әтнә районының Күлле Киме авылында Хәким музее ачыла.

Әсәрләре

Сайланма шигырьләр һәм поэмалар. К., 1954; 

Җил исми, яфрак селкенми. К., 1960; 

Фазыл чишмәсе. К., 1974; 

Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1986; 

Десять ключей на горе. К., 1981.

Әдәбият

Сибгат Хәким. К., 1971; 

Таныш өянкеләр: истәлекләр. К., 1997; 

Галиуллин Т. «Бәрелде җан, сугылды җан ярсып...» // Казан утлары. 2006. № 11; 

Мустафин Р. Сибгат Хаким. М., 1979.

Авторлар — Ф.Г.Галимуллин, З.З.Рәмиев