Биографиясе

1957 елның 29 апрелендә Киров шәһәрендә туган.

1982 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: хәзерге вакытта гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры (2018 елдан). Палеославистика укыту-фәнни лаборатория җитәкчесе (2015 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

1995–1997, 2014–2015 елларда Александр фон Гуумбольдт исемендәге фонд стипендиясе кысаларында Гиссен университетының Славистика институтында (Гиссен, Германия) фәнни стажировкалар уза.

Докторлык диссертациясенең темасы: "История двойственного числа и квантитативных конструкций в русском языке" (1999).

XII–XIV йөзләр славян-рус язуы ядкәрләренең электрон коллекциясенә нигез сала. Славяннарда ике санының тарихы, рус телендә санның тарихы, борынгы рус телендә фигыль формалары һәм категорияләре тарихы буенча фундаменталь тикшеренүләр авторы. Тарихи лингвистикада корпус һәм квантитатив алымнарны башлаучыларның берсе.

170 тән артык фәнни эшләр, шул исәптән 7 монография, шулай ук 7 уку ярдәмлеге авторы.

Бүләкләре

Александр фон Гумбольдт исемендәге фонд стипендиаты (Германия) (1995–1997, 2014–2015). РФ мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре (2017).

Хезмәтләре

Символика и историческая динамика славянского двойственного числа (Beiträgezur Slavistik. Bd. XXXV). FrankfurtamMain, 1998.

Числительные (Историческая грамматика древнерусского языка. Т. IV). М., 2001.

О рефлексах ti- и t-форм глаголов в древнерусском языке // Russian Linguistics. 2014. Vol. 38, no. 1. C. 121–163.

От праславянского языка к старославянскому: o перфективном имперфекте // Вопросы языкознания. 2016. № 3. С. 64–80.

Язык древнеславянской проповеди: неординарность глагольной морфологии в гомилиях Кирилла Туровского // Slověne. International Journal of Slavic Studies. 2017. Vol. 6, no. 2. С. 137–162.