Тарихы

1678 елдан Җәнәй Пүчинкәсе буларак мәгълүм. Халыкта Субай исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында нефть белән эшләүче тегермән, май язу заводы, 2 ярма яргыч, 2 ашлык киптергеч, тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2586 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Афанас авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1934 елда авылда “2-я пятилетка” колхозы оештырыла. 1957 елдан “Красный Ключ” совхозында (үзәк утары – Красный Ключ поселогы), 1965 елда авыл “Нижнекамский” совхозында (үзәк утары – Олы Афанас авылы) бүленеп чыга, 1970 елда аңа “Кама” совхозы (Прости, юкка чыккан Соболеково авыллары) керә.

2004 елдан “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Орсис-Агро”.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл янында “Олимпиец” сәламәтләндерү лагеры (1970 елдан) урнашкан.

Халык саны

1870 елда – 761,
1897 елда – 1262,
1913 елда – 1583,
1920 елда – 1548,
1926 елда – 1466,
1938 елда – 1526,
1949 елда – 1153,
1958 елда – 861,
1970 елда – 812,
1979 елда – 787,
1989 елда – 184,
2002 елда – 172,
2010 елда – 263,
2022 елда – 311 кеше (керәшен татарлар – 80%, руслар – 10%, чуашлар – 2%).