Биографиясе

1931 елның 3 декабре, хәзер БРның Чакмагыш районы Чакмагыш авылы — 1995 елның 30 мае, Уфа шәһәре.

Казан педагогия институтын тәмамлагач (1957), Башкортстанның Бүздәк район газетасында бүлек мөдире (1957–1960), Чакмагыш районының Калмашбаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы (1960–1963), «Агыйдел» (Уфа) журналында әдәби хезмәткәр (1963–1967) булып эшли.

1968 елдан Казанда: Татарстан китап нәшриятында мөхәррир (1968–1971), «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе (1972–1976).

1983 елдан кабат Уфада: «Өмет» газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире (1991–1994).

Иҗаты

«Юл башы» исемле беренче повесте 1961 елда «Агыйдел» журналында басыла. Давыллы революция вакыйгаларын һәм Бөек Ватан сугышы елларын, сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтләгән повесть һәм хикәяләре «Хәерле юл» (1969), «Яктытауда бүз тургайлар» (1973), «Ак буран» (1977), «Юл чатында көмеш әрем» (1978) «Агыйделкәй алкын» (1991) җыентыкларына тупланган. «Айгалаш кыйссасы» повесте шагыйрь Шамун Фидаиның гражданнар сугышы елларындагы тормышына багышланган.

Гомеренең соңгы елларында иҗат иткән «Солтан Кирәмәт» (1993) романы тоталитар җәмгыять шартларында фаҗигале шәхес язмышы турында сөйли.

Әдәбият     

Тимерғалина Р. Башҡортстан яҙусылары. Өфө, 1968.