Биографиясе

1932 елынң 2 декабрендә Казанда туа.

1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Ижевск механика институтында эшли.

1959 елдан Казан технология университетында, югары математика кафедрасы профессоры (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләр теориясен тикшерүгә, хәрәкәт тотрыклылыгы теориясенә, символик исәпләүләргә карый.

Малышев дифференциаль тигезләмәләр системасын сыйфат ягыннан тикшерү алымын булдыра һәм аларның механика мәсьәләләрендә кулланылышын күрсәтә. Ул ике үлчәнешле системаларның чик цикллары булу шартларын таба, үзгәрешле коэффициентлы нәсызыкча дифференциаль тигезләмәләрне тикшерүнең символик алымын тәкъдим итә.

Софус Линың орынма рәвешүзгәртүләр теориясе белән бәйле бликлар теориясен эшли.

Хезмәтләре             

Дальнейшее развитие теоремы Н.Г.Четаева о неустойчивости движения // Дифференциальные уравнения. 1977. Т. 13, № 5 (автордаш);

Об устойчивости и топологической классификации инвариантных множеств // Дифференциальные уравнения. 1978. Т. 14, № 8;

Кольцевые области, содержащие предельные циклы // Дифференциальные уравнения. 1984. Т. 20, № 3 (автордаш).