Биографиясе

1929 елның 2 июле, Буа кантоны Морзалар авылы – 2012 елның 6 июне, Апас районы Морзалар авылы.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1970).

1945–1990 елларда Апас районында эшли: хисапчы, Дәүләки машина-трактор станциясендә тракторчы, К.Маркс исемендәге колхозда шофер, тракторчылар бригадасы бригадиры, колхоз рәисе (1959 елдан), Свердлов исемендәге колхоз рәисе (1961 елдан), «Свердловский» совхозы директоры (1973 елдан).

В.Г.Сәйхунов җитәкче булганда совхозда 510 баш мөгезле эре терлек өчен ферма, 100 мең тавык өчен кошчылык фабрикасы, тегермән, механикалаштырылган вакытлыча ашлык саклау урыны (ындыр табагы), урта мәктәп, мәктәп-интернат, клуб һәм башка җитештерү объектлары, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары төзелә. Ит җитештерү 69% ка, сөт – 31% ка, бөртекле ашлык 32% ка, еллык савым һәр сыердан уртача 39% ка арта.

Җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен совхоз 1975 елда, 1977–1978 елларда КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетларының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Бүләкләре

В.Г.Сәйхунов Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.