Биографиясе

1910 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Иске Торҗа авылы – 1940 елның 5 марты, Виипури шәһәре тирәсе, хәзер Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре, Харяппян Ниеми борынында җирләнә.

Командирлар составын камилләштерү фронт курсларын тәмамлый. Туган авылында колхозда эшли.

1932 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 169 нчы укчы полкның пулемет взводы командиры (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясе).

Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында Тупуран-Саари поселогы (Карелия муентыгы) һәм Виипури шәһәре тирәсендәге сугышларда батырлык күрсәтә: 1940 елның 1–4 мартында дошманның җанлы көчләренә һәм техникасына зур зарар китерә; 5 мартта укчы батальонга чигенү юлын ышыклап, шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин