Биографиясе

1894 елның 7 марты, Сембер шәһәре — 1979 ел.

Казан университетын тәмамлый (1917).

1919–1921 елларда Халык мәгарифе югары институтында (Казан), 1921–1922 елларда Казан педагогия институтында, 1922–1931 елларда Шәрекъ педагогия институтында укыта.

Бер үк вакытта, 1921 елдан, ТАССР Үзәк архивы мөдире, 1924–1926 елларда әлеге архивның фәнни-техник бүлеге һәм халык хуҗалыгы секциясе мөдире.

1931–1932 елларда репрессиягә дучар ителә.

932–1937 елларда «Динамо» суднолар верфендә икътисадчы.

1937–1943 елларда Казанда, Беренче Май районында урта мәктәпләр укытучысы.

1943–1945 елларда Казан университетының СССР тарихы кафедрасында.

1946–1966 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан төбәгенең XVI йөз – XX йөз башы социаль-икътисади һәм сәяси тарихына, татар вакытлы матбугаты, Идел буе һәм Кырым халыклары тарихына, архив белеменә карый. «1878 елда Казан татарлары чуалышлары» («Волнения Казанских татар в 1878 г.», 1927), «1917 елда Казан төбәгендә крәстияннәр хәрәкәтләре тарихыннан» («Из истории крестьянских движений в Казанском крае в 1917 г.», 1928), «XVIII йөздә Россиядә эшчеләр хәрәкәте тарихыннан (Казан постаучылары көрәше)» («Из истории рабочего движения в России в XVIII в. (Борьба Казанских суконщиков»), 1930) һ.б. хезмәтләр авторы. «XVI йөздә рус-нугай мөнәсәбәтләре материалларына күзәтү» («Обзор материалов русско-ногайских отношений в XVI веке», 1925), «XVI йөздә Казан тормышы рәвеше» («Облик Казанской жизни в XVI в.», 1927), « XVI йөзнең икенче яртысы һәм XVII йөз татар авылы» («Татарская деревня второй половины XVI и XVII вв.», 1963), «Казан ханлыгы авыллары (писцовый кенәгәләр буенча)» («Селения Казанского ханства (по писцовым книгам)», 1971) хезмәтләрендә Татарстанның урта гасырлардагы тарихының аерым өлешләре яктыртыла. Чернышёв — «Татарстан АССР тарихы: Иң борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» («История Татарской АССР: С древнейших времён до наших дней», 1968) дәреслеге авторларының берсе.

Г.Ибраһимов хакында хатирәләр яза.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы (1920–1931), китапханәчесе (1924 елдан), сәркәтибе (1927 елдан) һәм Җәмгыять «Хәбәрләр»енең техник мөхәррире (1928–1930).

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы (1923–1929), сәркәтибе (1925–1926), Җәмгыятьнең «Хәбәрче»се техник мөхәррире (1925–1930).

Хезмәтләре           

Без прошлого нет настоящего: об архивном деле в ТАССР // Вестн. просвещения. 1921. № 1; 

Восточная печать в эпоху реакции // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1925. Т. 33, вып. 3; 

Проф. Н.Н.Фирсов как историк Поволжья. К., 1930; 

Крестьянская реформа в Казанской губернии // Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1.

Авторлар — Ю.А.Лексина, В.И.Шишкин