Эчтәлек

Биографиясе

1840 елның 15 (27) гыйнвары, Вятка губернасы, Алабуга өязе Бондюг авылы —1898 елның 23 гыйнвары, Мәскәү; Алабуга өязе Тихие Горы авылында, хәзерге Менделеевск шәһәрендә җирләнә.

Күренекле эшмәкәрләр Ушковлар нәселеннән; Алабуга өязе Кокшан авылында химия заводын нигезләгән Капитон Яковлевич Ушковның улы.

Алабуга шәһәр училищесендә укый. Россиядә, Англия, Германиядә химия сәнәгатен оештыру серләрен өйрәнә.

1868 елда Бондюг авылы янында химия заводын (хәзер Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы) нигезли, анда Россиядә беренчеләрдән булып сәнәгый масштабта күкерт кислотасы җитештерүне оештыра, колчедан калдыкларыннан гидрометаллургия юлы белән бакыр аерып чыгару ысулын эшли.

Ушков заводларында купорос мае, тоз һәм азот кислоталары сульфаты, хлорлы известь, калий һәм натрий хромпигы, хромлы ачуташ, күкерт кислотасы катнашмалы алюминий окисе, бакыр һәм тимер купорослары һ.б. җитештерелә. Предприятиеләрендә завод ихтыяҗлары өчен кирпеч сугалар, күкерт камералары өчен табаклы кургаш прокатлыйлар, чуен эшләнмәләр һ.б.ны җитештерәләр.

Ушков 1883 елда төп капиталы 2,4 млн сум булган «П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте»н оештыра. Аның заводларында 1890 еллар башына 1,5 меңнән артык кеше эшли, 2,5 млн сумлык продукция җитештерелә. Танылган химиклар һәм химикислотехнологлардан Д.И.Менделеев, А.М.Зайцев, И.И.Канонников һ.б. белән хезмәттәшлек итә.

1879 елда Менделеев (Бондюг заводында фәнни консультант була) белән Италиягә, күкерт рудникларына бара. Күренекле химик Ушковка төтенсез дары җитештерүне җайга салырга ярдәм итә, аның тәкъдиме белән Кокшан заводында балчык әйберләр җитештерү (идән плиткалары, савыт-саба, торбалар, борма көпшәләр һ.б.) үзләштерелә.

Ушков заводлары продукциясе Вена (1873), Филадельфия (1876), Париж (1878), Чикаго (1893) шәһәрләрендә узган бөтендөнья күргәзмәләрендә күрсәтелә. Алабуга шәһәрендә реаль училище, шәһәрдә өч сыйныфлы училище, Алабуга өязе Илнәт авылында мәктәп-чиркәү бинасы, укытучы өчен фатир, укучылар өчен тулай торак, Яңа Кокшан посёлогында Кокшан заводы эшчеләренең балаларына мәктәп төзү, Тихие Горы авылында Богоявление чиркәвен үзгәртеп кору өчен акча бирә.               

Автор — Р.А.Айнетдинов