Биографиясе

1894 елның 3 июне, Каменец-Подольский шәһәре — 1947 елның 2 июле, Мәскәү, Казанда җирләнә.

Казан алгебра мәктәбенә нигез салучы.

Киев университетын тәмамлаганнан соң (1916), шунда ук эшли, бер үк вакытта шәһәрнең уку йортларында укыта.

1921 елдан Одесса шәһәрендә, Халык мәгарифе институтында фәнни-тикшеренү кафедрасы секретаре (бүленеп: 1924 елның гыйнвар–сентябрендә Мәскәү гражданлык инженерлары институтында математика профессоры), 1925 елда Германиядә фәнни командировкада.

1927 елдан Казан университетында. Чеботарёв катнашында алгебра кафедрасы (1934–1947 елларда кафедрасы мөдире); Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты (1935–1947 елларда директор); СССР ФАнең Физика-техника институты (1945–1946 елларда директор) оештырыла.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары алгебрага, төркемнәр теориясенә, саннар теориясенә, геометриягә карый.

Чеботарёв класс кырларының Галуа абсолют төркеме структурасын билгели, класслар санының гади бүлүчеләренә куелган чикләүләрне ачыклый. Ли төркемнәре теориясендә Картан гипотезасын дәлилләүне тәкъдим итә, Ли төркеменә алдан бирелгән билгеләмәнең чамасы барлыгын күрсәтүче аналитик билгесен таба. Чеботарёв — Ли төркемнәре теориясе буенча язылган рус телендәге тәүге китап авторы («Ли төркемнәре теориясе» — «Теория групп Ли», М.–Л., 1940).

Чеботарёвның берничә хезмәте математика тарихына багышлана.

Казан физика-математика җәмгыяте рәисе (1943–1947).

Бүләкләре

Алгебра тигезләмәсен бәйсез параметрларының саны иң ким булган тигезләмәгә үзгәртү мәсьәләсенә («резольвент мәсьәләсе буларак» билгеле) багышланган төпле тикшеренүләр өлкәсендәге казанышлары өчен 1948 елда 1 нче дәрәҗә Сталин бүләгенә лаек була (үлгәннән соң).

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чеботарёв исеме Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтына бирелә (1947).

Хезмәтләре     

Собр. соч.: В 3 т. М.–Л., 1949–50.

Әдәбият     

Шафаревич И.Р., Морозов В.В. Николай Григорьевич Чеботарёв. 1894–1947. К., 2002.