Биографиясе

1937 елның 26 гыйнвары, Казан — 2022 елның 21 гыйнвары, шунда ук.

1960 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли: профессор (1983), радиоаппаратура җитештерү (1976–1985), радио аша идарә (1985–1987) кафедралары мөдире, радиотехника факультеты деканы (1973–1987), кафедра профессоры (1987 елдан). Бер үк вакытта, 1987–2000 елларда Казан «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү үзәгендә: директор урынбасары (1987–1988), директор, дәүләт бердәм танып алу системасы генераль конструкторы (1988–1997), ТР ФА вице-президенты (2002–2007), ТР ФА президенты киңәшчесе (2007 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эксплуатация һәм җитештерү күрсәткечләренең Гауссныкы булмаган реаль флуктуацияләре очрагында радиотехник җайланма һәм системаларны оптимальләштерүнең бертөрле алымнарына карый. Статик радиотехникада полигаусс процесслары һәм алымнары фәнни юнәлешенә нигез салучы. Чабдаров тарафыннан ихтыяри рәвештә тәкъдим ителгән комачау комплекслары һәм тайпылдыручы тәэсирләр шартларында радиосигналлар кабул итүнең оптималь һәм адаптив алгоритмларын анализлау һәм синтезлау алымнары эшләнә. Чабдаров В.А. Котельников тарафыннан куелган бердәнбер чикләнүле сигналлар һәм комачауларның ихтыяри флуктуацияләре шартларында потенциаль комачауга чыдамлылык мәсьәләсен беренче булып чишә.

Уйлап табуга 47 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Машиналарны һәм приборларны виброакустик сынау өчен радиоэлектрон системалар һәм комплекслар (теория, алымнар һәм чаралар)» хезмәтендә катнашуы өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә (1996).

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

СССРның мактаулы радисты (1978).

Хезмәтләре     

Идеальный приёмник и потенциальная помехоустойчивость при произвольных флуктуациях негауссовских сигналов и помех // Наукоёмкие технологии. 2004. Т. 5, № 4; 

Смеси случайных явлений в статистической радиотехнике // Вестн. Казан. техн. университета.2008. № 4.

Әдәбият     

Казанская научная школа полигауссовых явлений посткорреляционной статистической радиотехники // Физика волновых процессов и радиотехнические системы. 2004. Т. 7, № 1.