Биографиясе

1947 елның 6 гыйнварында Ташкент шәһәрендә туган.

1971 елда Мәскәү физика-техника институтының радиотехника һәм кибернетика факультетын тәмамлый. 1974 елдан Россия Фәннәр академиясенең Мәгълүмат тапшыру проблемалары институтында эшли (Мәскәү), 1985 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре матем. статистикага, мәгълүмат һәм кодка салу теориясенә, сигналларны тоту һәм бәяләүгә карый.

Мәгълүмат теориясенең берничә классик мәсьәләсен чишә, кире элемтә каналының ышанычлылык функциясен таба, төрле асимптотик таркату ысулларын эшли.

Хезмәтләре

Передача информации по дискретному каналу с обратной связью. Случайное время передачи // Проблемы передачи информации. 1976. Т.12. № 4.

Асимптотические разложения оценок параметра сигнала в белом гауссовском шуме // Математический сборник. 1977. Т.104, № 2.

О минимально достижимой среднеквадратической ошибке при передаче параметра по каналу с белым гауссовским шумом // Проблемы передачи информации. 1985. Т.21, № 4.

О функции надежности квантового канала связи // Проблемы передачи информации. 1998. Т.34, № 2.