- РУС
- ТАТ
нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1959)
1906 елның 16 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе Иске Чаллы авылы – 1980 елның 26 июне, Әлмәт шәһәре.
1925 елдан Әзәрбайҗан нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли.
1950 елдан «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә мастер, бригадир.
1953–1962 елларда ТАССР Югары Советы, 1962–1966 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.
Герой исеме нефть чыгару буенча алтынчы бишьеллык йөкләмәләрен үтәүдә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әлмәт шәһәрендәге бер урамга Вәлиев исеме бирелә.
Назипова К. Валиев Курбан Агапович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг): Документальные очерки. Казань, 1980.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.