ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1946–1954 елларда Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 29 саны чыга.

1946–1949 елларда «Пропагандистка һәм агитаторга ярдәмгә» исеме белән чыга.

Актив авторлары арасында — А.Азизян, М.Баскин, П.Белов, А.Вишняков, В.Григорьян, М.Давыдов, Ф.Константинов, В.Лебедев, Э.Локшин, П.Поспелов, Ф.Хрустов, Д.Чесноков.

«Правда», «Труд», «Коммунист», «Большевик», «Партийная жизнь», «Советская Башкирия», «Молодой большевик» газеталары мәкаләләре күчереп бастырыла.

Юнәлеше

К.Маркс, В.И.Ленин, И.В.Сталин тәгълиматы аңлатыла һәм анализлана. Эчке һәм тышкы сәясәт, илдәге иҗтимагый-икътисади вазгыять мәсьәләләре яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Автор – А.Ә.Хәсәвнех