- РУС
- ТАТ
нефтьче-геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1989)
1952 елның 28 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1974), ТатНИПИнефтьтә эшли.
1975–1978 елларда Казан геологик разведка экспедициясендә.
1978–1998 елларда Нефть химиясе сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында, 1983 елдан лабораториясе мөдире һәм 1995 елдан нефть чыганаклары геологиясе, аларны эшкәртү һәм мәгълүмат үзәге директоры.
1998 елдан Казан университеты каршындагы Математика һәм механика институтында нефть ятмаларын модельләштерү һәм эшкәртү лабораториясе мөдире.
Бер үк вакытта 1999 елдан ТР Җир асты байлыклары геологиясе һәм алардан файдалану буенча фәнни-аналитик үзәк директоры.
Төп хезмәтләре нефть ятмаларының геология төзелешен, аларны эшкәртү процессын һәм математик модельләштерү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын нигезләү һәм нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсенә карый.
Нефть ятмаларының геологик фильтрлау модельләрен – имитацион системалар төзү концепциясен тәкъдим итә.
Аның җитәкчелегендә Көнбатыш Себер һәм Татарстандагы чыганакларның даими модельләрен – нефть чыганакларының геологик төзелешен һәм аларны эшкәртү процессларын математик модельләштерү буенча программа чаралары эшләнә.
Имитация разработки залежей нефти. М., 1990 (автордаш).
Геология и имитация разработки залежей нефти. М., 1996 (автордаш).
Кто есть кто в нефтяной и газовой промышленности СНГ. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.