Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Борландай Тумбасы, Татар Тумбасы исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы чуашлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1897 елда сәүдәгәр Г.Г.Рыбин акчасына Архангел Михаил чиркәве төзелә (сакланмаган).

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1903 елда 30 ир бала һәм кыз бала укый), 6 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 805 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена крә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла, 1977 – 2002 елларда “Дружба” колхозы составында була. 2002 – 2004 елларда “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп була (2006 – 2009 елларда Каракүл төп мәктәп филиалы).

Клуб (1992 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

К.К.Афанасьев (1917 – 1966 еллар) – сержант, пулемент отделениесе командиры, Советлар Союзы Герое, авылда аңа һәйкәл куелган, Базарлы Матак авылындагы урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1859 елда – 522,
1897 елда – 839,
1908 елда – 824,
1920 елда – 1064,
1926 елда – 815,
1938 елда – 526,
1949 елда – 527,
1958 елда – 554,
1970 елда – 443,
1979 елда – 274,
1989 елда – 137,
2002 елда – 132,
2010 елда – 95,
2015 елда – 81 кеше (чуашлар – 80%).