- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык хезмәткәре, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008 ел)
1950 елның 14 апреле, Биектау районы Мәмдәл авылы — 2020 елның 20 октябре.
Татар һәм рус телләрендә иҗат итә.
Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1973 г.), Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә урнашкан «Сигнал-полимер» заводына эшкә җибәрелә.
Биредә ул мастердан цех начальнигы, баш инженер дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы уза.
1999 елдан шәһәр башлыгы урынбасары. И.Н.Сабиров «Аваз» (Чиләбе, 1999), «Манзара» (2004), «Ләззәт ташкыны» (2010), рус телендә «Люблю и верю» (Чиләбе, 1997), «Сезон клубники и зарниц» (Еманжелинск, 1998), «Апрель» (Еманжелинск, 2002), «Предчувствую весну» (Еманжелинск, 2008) шигырь җыентыклары авторы.
1989 елдан Еманжелинск шәһәрендә Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге идарәсе рәисе.
2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.