- РУС
- ТАТ
механика гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1989), профессор (1991), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2003)
1941 елның 12 октябрендә Приморье краеның Яковлевск районы Варфоломеевка авылында туган.
1965 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлый, шунда ук химия производствосы машиналары һәм аппаратлары кафедрасында эшли.
Хезмәтләре газ һәм сыеклыкның үзара тәэсир итешү процессларының теоретик нигезләренә карый. Газ-һава агымын чистарту процесслары, сыек катнашмалар ясаучы гидродинамик туглагычлар өчен өермә тибындагы аппаратлар эшли. Газ калдыкларын технологик чистарту өчен яңа төрдәге скруббер конструкцияләрен төзи.
Уйлап табуга караган 21 авторлык таныклыгы бар.
СССР ВДНХсының алтын медальләре белән бүләкләнә (1964, 1984).
Исследование особенностей течения газа в вихревых аппаратах с оросительными устройствами объёмного типа // Теоретические основы химической технологии. 1986. № 4 (автордаш).
Определение длины нераспавшейся части струи при ламинарном истечении жидкости из отверстий и насадков // Теоретические основы химической технологии. 1998. № 1 (автордаш).
Расчёт и проектирование целевого смесителя для гомогенизации ингибиторных растворов // Нефтяное хозяйство. 1999. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.