- РУС
- ТАТ
радиобиолог, биология фәннәре докторы (1993)
1941 елның 12 гыйнварында Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туган.
Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлый (1972).
1962 елдан Үзбәк ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Сәмәрканд шәһәре) эшли, 1991 елдан радиобиология лабораториясе мөдире; бер үк вакытта 1979 елдан Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтында.
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: радиобиология – авыл хуҗалыгы терлекләренең инфекцион патологиясе, микробиологиясе, физиологиясендә изотоплар һәм ионлаштыручы нурланышлар; радиацион иммунология – нурлар белән зарарланганда инфекцияләр һәм иммунитет; хайваннарны дәвалау һәм профилактика үткәрү, нурлар белән зарарланганда саклануның гумораль һәм күзәнәк факторлары; гамәли радиобиология – авыл хуҗалыгы терлекләренең инфекцион авыруларына каршы вакциналар эшләүнең радиацион биотехнологиясе.
Булханов тарафыннан мөгезле вак терлек (1997) һәм бозауларда (1998) колибактериоз һәм сальмонеллёзга каршы ассоциацияләнгән радиовакциналар булдырыла.
Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.
Үзбәкстан Республикасының Ветеринария законнары җыелмасын төзүчеләрнең берсе (1998).
К вопросу о резистентности организма животных // Незаразные болезни сельскохозяйственных животных и вопросы токсикологии: Труды Узбекского научно-исследовательского института ветеринарии. Ташкент, 1986. Т. 40.
Радиационная биотехнология в ветеринарии // Проблемы изыскания, синтеза и производства препаратов для ветеринарии: Материалы Второй республиканской научно-парктической конференции. Самарканд, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.