Биографиясе

1941 елның 3 мартында Бөгелмә шәһәрендә туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли. 1979 елдан Бөтенсоюз вирусология һәм микробиология фәнни тикшеренү институтында (Владимир өлкәсе, Покров шәһәре) радиобиология лабораториясе мөдире.

Хезмәтләре ветеринария радиобиологиясе өлкәсенә карый.

Бүләкләре

Чернобыль атом электростанциясе һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканы өчен медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ветеринарная радиобиология. М., 1986.

Радионуклидные методы исследований в вирусологии и микробиологии. М., 1990.