- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1993)
1951 елның 19 октябрендә Украина ССРның Каменец-Подольск өлкәсе Изяслав шәһәрендә туган.
Казан университетын (1973) тәмамлый.
1976 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, даруларны яңадан җитештерү лабораториясе мөдире (1994 елдан), директор урынбасары (2003 елдан).
Хезмәтләре органик кушылмаларның органик синтезына, конформацион анализына, электрон төзелешенә, стереохимиясенә карый.
Карбеннарның циклик винил эфирларга үзенчәлекле ялгануын сурәтли; энантиочиста-адреноблокаторлар синтезлауга үзенчәлекле алымнар эшли. Актив гидроксил группалы хираль кушылмаларның энантиомер чисталыгын анализлау өчен яңа эффектив реагентлар тәкъдим итә. Глицидолларның актив геминаль дихлоридлар белән яңа реакциясен ача, реакция барышының стереохимик үзлекләрен тикшерә, төрле класс циклик молекулалар табу ысулларын эшли.
Взаимодействие диоксена с карбенами // Журнал органической химии. 1976. Т. 12, № 5 (автордаш).
Механизм геминального взаимодействия в хлорангидридах карбоновых кислот, хлорформиатах и фосгене // Журнал органич. химии. 1989. Т. 25, № 9 (автордаш).
Конформации непредельных соединений // Конформационный анализ углеводородов и их производных. М., 1990.
Cyclic (4S)-chloromethyl sulfite and sulfate derivatives of (S)-glycidol as valuable synthetic equivalentes of scalemic epichlorohydrin // Mendeleev communications. 1999. № 6 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.