Биографиясе

1911 елның 21 июле, Сембер шәһәре — 1983 елның 2 июне, Ленинград.

1932 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә эшли.

1938 елдан СССР ФА Баш астрономик обсерваториясенең (Ленинград өлкәсенең Пулково шәһәре) Кояш физикасы бүлеге мөдире, 1964–1979 елларда директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Совет баллон астрономиясенә нигез cалучыларның берсе.

Хезмәтләре тыгыз урнашкан икеле йолдызларны, Кояш физикасын һәм космогонияне өйрәнүгә карый. 1944 елда Крат тотылучан йолдызларның җентекле төгәл классификациясен төзи. Кальцийның Н һәм К сызыкларында күзәтелә торган хромосфера факелларының түбәнге хромосферада (0 дән 1 мең км га кадәр биеклектә) урнашуын һәм аларда тагын да кайнаррак газның чикле биеклекләрдәге оешмалары булуын билгели (1960, 1963). 1945 елдан Кояш тотылу мәгълүматлары буенча Кояш таҗының өзлексез спектрында энергия бүленеше белән Кояш дискы үзәгенең спектрындагы энергия бүленеше бер үк икәнлеген ачыклый. Кояшны күзәтү өчен беренче стратосфера обсерваториясе төзү белән җитәкчелек итә.

Бүләкләре

Өч орден, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Крат исеме кече планеталарның берсенә бирелә.

Хезмәтләре  

Фигуры равновесия небесных тел. М.–Л., 1950;

Баллонная астрономия. Л., 1972 (автордаш);

Стратосферная астрономия. Л., 1976 (автордаш).

Автор — Р.Г.Усманов