- РУС
- ТАТ
Геолог-геофизик, геология-минералогия фәннәре кандидаты (1957), РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2000)
1927 елның 23 августы, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Волостниковка авылы – 2002 елның 9 феврале, Казан шәһәре.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1949), шунда ук эшли, 1962–1979 елларда геофизик разведка ысуллары кафедрасы мөдире. Палеомагнит лабораториясен оештыручы һәм аның җитәкчесе (1963–1990).
Казан тау токымнары магнетизмы һәм палеомагнетизмы фәнни мәктәбен оештыручы.
Б.В.Буров һ.б. белән берлектә Рус платформасының көнчыгыш өлеше, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясенең түбән триас һәм югары пермь җирле һәм төбәк палеомагнит шкалаларын төзи. Г.М.Исаев һ.б. белән берлектә Татарстан территориясенең гравитацион һәм геомагнит кырларының җыелма картасын төзи (1957), Татарстанның кембрийга кадәрге криссталлик нигезенең эчке төзелеше схемасын сурәтли (1960), Кама аръягы фундаментында Аксубай – Ромашкино боҗралы структурасын ача (1973).
Структураларда авырлык көченең локаль минимумнар сәбәбе буларак, Татарстан утырма токымнарының нефтьле һәм газлы структураларында токымнар тыгызлыгының катламнар буенча зональ булуын билгели (1957).
Некоторые данные о послойной зональности плотности в карбонатных породах Татарии и её значение для поисков структур с помощью гравиразведки // Доклады Академии наук СССР. 1959. Т. 28, № 1.
Методика палеомагнитного изучения красноцветов. Казань, 1979 (автордаш).
Геофизическое изучение кристаллического фундамента Татарии. Казань, 1982 (автордаш).
Кольцевые структуры земной коры Волжско-Камской антеклизы. Казань, 1983 (автордаш).
Magnetic Field and the Processes in the Earths Interior. Prague, 1983.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.