- РУС
- ТАТ
Татарстанның Саба районындагы авыл, Мишә елгасының уң кушылдыгы Казкаш елгасы буенда, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 11 км көньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Чаука, Чабья исемнәре белән искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет (1888 елда төзелә), мәктәп, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 828,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.
Хәзер – Сатыш авыл җирлегендә.
Күмәкләштерү елларында «Кызыл батыр» колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Шәйдуллин). Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда мәчет (2015 елдан) бар.
Авыл янында археология истәлеге – Чәбки-Саба авыллыгы (гомумболгар ядкәре) табыла.
А.Я.Хәсәнова (1952 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты.
1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 179,
1897 елда – 325,
1908 елда – 372,
1920 елда – 356,
1926 елда – 345,
1938 елда – 302,
1949 елда – 186,
1970 елда – 126,
1979 елда – 97,
1989 елда – 65,
2002 елда – 52,
2010 елда – 52,
2020 елда – 39 кеше (татарлар – 97,5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.