Биографиясе

1939 елның 31 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1963 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1962–1968 елларда Казан предприятиеләрендә инженер булып эшли. 1968–1970 елларда ТАССР Статистика идарәсенең Хисаплау үзәге директоры урынбасары. 1970–1979 елларда Бөтенсоюз насос машиналары төзү технологиясе фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында проектлар баш инженеры, лаборатория, бүлек мөдире, 1979–1993 елларда Статистик мәгълүмат системасы фәнни-тикшеренү һәм проект-технология институтының Идел-Вятка филиалы директоры.

1994 елдан Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру академиясе президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хисаплау өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен модельләштерү һәм эшләүгә, мәгълүматлаштыруның бердәм дөнья системасына тәңгәл килә торган федераль һәм региональ системаларын, челтәрләрен төзүгә һәм үстерүгә карый.

Бикмуллин халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен автоматлаштырылган хисаплау системалары төзи һәм гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

Основы прикладной теории научно-технического прогнозирования. М., 1976.

Имитационное моделирование систем обработки данных бухгалтерского учета. Казань, 1992.