Чыгу урыны һәм вакыты

1933 елның октябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.

Оештыручылары — Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, газета редакциясе коллективы.

Мөхәррирләре — В.Сәлимгәрәев, С.Дәүләтбаев (1997 елдан).

Юнәлеше

Газета хокук саклау өлкәсенә кагылышлы рәсми документлар бастыра.

Татарстан Республикасында милиция хезмәтен, мәхкәмә органнары; прокуратура, адвокатура, таможня, арбитраж эшләрен яктырта; криминаль хәбәрләр басыла.

2009 елдан «Особый менталитет» исеме белән чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.