Биографиясе

1940 елның 27 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаганнан соң (1963), Россия Фәннәр академиясенең Химик физика институтында эшли, лаборатория мөдире (1978 елдан), профессор (1980), бүлек мөдире (1989 елдан), директор урынбасары (1994 елдан), директор (1996 елдан).

Бер үк вакытта 1982 елдан Мәскәү физика-техника институтында, 1994 елдан Россия химия-технология университетының Мәскәү югары химия көллиятендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары-молекуляр кушылмалар һәм композицион материаллар физикасы һәм химиясе, каты җисемнәр һәм сыеклыклар структурасын һәм үзлекләрен компьютерлы модельләү проблемаларына карый.

Турбулент агымнарда югары тизлекле хим. реакцияләрнең макрокинетикасы теориясен төзи, торбалы реакторларны исәпләү ысулын һәм изобутиленның олиго- һәм сополимерларын, полиизопрен һәм дивинил-метилстирол каучукларны, метилэтилкетонны эшләүнең, этиленны хлорлау һәм гидрохлорлауның ресурс һәм энергия саклаучы технологияләрен эшли. Түбән кайнаучы артык җылытылган антипиренлы капсулаларның микрошартлавы тәэсирендә полимер матрицаның сибелү (дисперсияләү) күренешен ача, полимерларның янучанлыгын киметү юлларын эшли, түбән янучан яңа полимер материаллар кертә. Композицион полимер материалларның таркалуы һәм тиңдәшле ныклык характеристикалары механизмын өйрәнә, матрицада пластик деформацияләрнең ролен ача.

Бу эшләр нигезендә яңа материаллар ясый һәм ныгытылган пластик массаларның һәм тулыландырылган полимерларның үзлекләрен яхшырта. Компьютерлы модельләү ысуллары белән Берлин эрү һәм пыялалауга, кристаллик халәттән пыяла ясалуга күчүгә караган конденсатланган халәт физикасы өлкәсендә яңа нәтиҗәләргә ирешә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (2001), РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2004). Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кинетика полимеризационных процессов. М., 1978 (автордаш.).

Принципы создания композиционных полимерных материалов. М., 1990 (автордаш).

Новые унифицированные энерго- и ресурсосберегающие высокопроизводительные технологии повышенной экологической чистоты на основе трубчатых турбулентных реакторов. М., 1996 (автордаш).