120 төре билгеле.

ТРда 4 төре бар: күксел кура җиләге, яисә кара бөрлегән, сирәгрәк су баса торган урманнарда, сулыкларның яр буйларында очрый; ташчыл кура җиләге, яисә кызыл бөрлегән, урманнарда, башлыча, нарат урманнарында үсә; несская кура җиләге, яисә куманика — сазлыклы урманнарда, сазлык тирәләрендә үсә; гади, яисә кызыл кура җиләге, урман кисенделәрендә, янган урманнарда, сирәкләтелгән урманнарда таралган, йорт яны һәм бакча кишәрлекләрендә күпләп үстерелә.

Кызыл, аксыл-саргылт һәм кара җиләкле (җимешле) сортлары очрый. Үсентеләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман, өске өлеше яшел, аскы өлеше аксыл төстә. Чәчәкләре зур булмаган чуклы, ак; җимешләре — җыелма төшчекләрдән тора, өлгергәч, кәшәнкәдән җиңел аерыла. Кура җиләге тамыр үрентеләреннән, тамыр һәм яшел чыбыкчалардан куакны аеру ысулы белән үрчетелә. Җитештерүгә сәламәт утырту материалын меристема ысулы белән алу (өске бөреләрне тамырландыру) кертелгән. Кура җиләге чагыштырмача кышка чыдам, уңдырышлы, кәсле туфракта яхшы уңыш бирә. Дым ярата. Май ахыры – июньдә чәчәк ата, июль–августта өлгерә. Икенче елда җимеш бирә башлый, 7–10 елга кадәр яхшы уңыш бирә. Уңышын җыеп алганнан соң, җимеш биргән, начарланган, зарарланган һәм артык үсентеләрен кисәләр, 1 м лы рәттә 15–20 үсенте калдыралар, рәт араларына органик һәм минераль ашламалар кертәләр. Кышка ботакларын җиргә таба бөгәләр, кайбер очракларда җир белән каплыйлар.

ТРда үстерелә торган сортлар: иртә өлгерешлеләр — «Новость Кузьмина» «Теньковская ранняя»; уртача өлгерешле — «Барнаульская» (2001). 1 га дан 80–120 ц уңыш алына.

Кура җиләге — баллы, азык үсемлеге.

Медицинада җиләкләре һәм яфраклары тир кудыру һәм температура төшерү чарасы буларак кулланыла.

Төп корткычлары — кура җиләге коңгызы, кура җиләге һәм каен җиләге озын борыны, гөбләләр, кура җиләге чебене; авырулары — антракноз, тутык авыруы, күк черек, рак. Кура җиләгенә чормавык үләне зур зыян китерә.

Гади кура җиләге

Күксел кура җиләге