Биографиясе

1912 елның 30 декабре, Чистай шәһәре – 2004 елның 10 ноябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1934) һәм шунда ук эшли (1976 елга кадәр). 1963 елда шеш һәм вирусларга каршы микробиологик матдәләр эзләү буенча проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыра һәм җитәкли (1976 елга кадәр).

Бер үк вакытта 1969 елдан үзе оештырган микробиология кафедрасы мөдире. 1977–1989 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтында, 1987 елга кадәр микроорганизмнар физиологиясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Беляева бактериаль ферментларның структурасын, функциясен һәм тәэсир итү механизмнарын тикшерү буенча яңа фәнни юнәлешне нигезли.

Хезмәтләре водород һәм сульфат редукцияләүче бактерияләр физиологиясенә һәм биохимиясенә, бактерияләр нуклеазаларына карый. Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч вакытта киң кулланылыш алган ампулалы кетгутны стерильләштерү технологиясен эшли. Генетик инженерия, биотехнология һәм медицина өчен микроб нуклеазалары препаратлары һәм охшаш ферментлар алуда катнаша. 1958 елдан Бөтенсоюз микробиология җәмгыяте Казан бүлегенең оештыручысы һәм рәисе.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты (1987). «Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән Луи Пастер (Франция) исемендәге истәлек медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бактериальные нуклеазы. М., 1969.

Нуклеазы микроорганизмов. М., 1974 (автордаш).

Биосинтез микроорганизмами нуклеаз и протеаз. М., 1979 (автордаш).