- РУС
- ТАТ
Зоолог, гидробиолог, биология фәннәре докторы (1971), профессор (1973)
1898 елның 8 апреле, Кострома шәһәре – 1979 елның 10 сентябре, Казан.
Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.
Казан университетын тәмамлый (1924). 1926 елдан Казан педагогика институтында эшли, 1947–1970 елларда зоология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре су организмнары экологиясенә һәм Куйбышев сусаклагычы бассейнындагы гидробионтларны өйрәнүгә карый.
Су үсемлекләрен терлекчелектә куллану турындагы теорияне үстерә. Алтын Мөгез култыгындагы эчәк белән сулаучыларның яңа Balanoglossus proterogonius төрен тасвирлый (1927).
Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
О потамопланктоне Волги // Ученые записки Казанского университета. 1936. Т. 96, книга 7.
Санитарно-биологическое исследование рек Исети, Чусовой и Волги в зоне Куйбышевского водохранилища. Казань, 1964.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.