Биографиясе

1934 елның 15 октябре, Казан – 2006 елның 27 декабре, шунда ук.

1958 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1978 елдан радиоидарә кафедрасы мөдире. 1985–1988 елларда СССР Педагогика фәннәре академиясенең Профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире (Казан).

1990 елдан Казан энергетика университетында идарәле информация системалары кафедрасы мөдире, 1990–1995 елларда электроэнергетика һәм 1995–1996 елларда энергия белән тәэмин итү факультетлары деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре электрохимик мәгълүмат үзгәрткечләре һәм өйрәтү комплекслары проблемаларына карый.

Резистор – сыешлык структураларның техник схемалары нигезләрен эшли, осциллографлы полярография ысулын тәкъдим итә, гидродинамик агым параметрларын үлчәү аппаратурасы эшли, виртуаль реальлекне модельләштерүче педагогик программа чараларын гамәлгә кертә.

Уйлап табуга караган 30 лап авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Осциллографическая полярография с параллельной регистрацией катодных и анодных полярограмм // Журнал аналитической химии. 1970. Т. 15, № 5.

Использование явлений, описываемых уравнением диффузии для построения устройств задержки, фазавращателей и фильтров // Известия вузов. Радиотехника. 1974. Т. 17, № 5.

Экспериментальные исследования радиоизлучения факела горения реактивного двигателя // Прикладная физика. 1997, № 4 (автордаш).