Биографиясе

1929 елның 29 августы, Куйбышев өлкәсенең Куйбышев районы Тимәш авылы – 2007 ел.

Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1951). 1957–1979 елларда Төньяк-Көнбатыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, 1979 елдан Россия педагогия университетында (Санкт-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре яшелчә үстерү технологиясе һәм селекциясенә карый. Иң тиз өлгереш һәм иң югары уңыш алу теориясен эшли. Помидорның бик тиз өлгерешле «Невский», «Фонтанка», «Миңҗамал», «Гаяз Бексиев», «Ниночка» һ.б. иртә өлгерешле һәм югары уңышлы сортлары авторы.

Бүләкләре

ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә (1964, 1965).

Хезмәтләре

Овощеводство Северо-Западной зоны. Л., 1974.

Раннее овощеводство Нечерноземной зоны. Л., 1978.

Огород. Л., 1987.

Выращивание ранних томатов. Л., 1989.

Петербургское усадебное огородничество. СПб., 1996.

Огурцы. СПб., 1997.

Томат. СПб., 1997.

Овощные культуры мира. СПб., 1998.

Большая энциклопедия огородничества. СПб. 1999.

Ранее овощеводство. СПб., 2006.