Эчтәлек

Антон Петров. 1830 ел, Казан губернасы, Спас өязе Рус Бизнәсе авылы – 1861 елның 19 апреле.

Бизнә крәстияннәре кузгалышы җитәкчесе. Укымышлы була, дини һәм дөньяви китаплар укый. 1861 елның апрель башында Рус Бизнәсе крәстияннәре Сидоровтан 1861 елгы крәстиян реформасы турындагы 1861 ел 19 февраль «Нигезләмә»сен («Положение от 19 февраля 1861 г.») укып аңлатуын үтенәләр. А.П.Сидоров фәрманны үзенчә аңлата: патша крәстияннәрне 1858 елда ук «чын иреккә» чыгарган, ә алпавытлар ул карарны халыктан яшереп килгәннәр, ди. Шунлыктан алпавытлар кулындагы җир һәм урманнар күптәннән крәстияннәрнеке, авыл халкы аларга бил бөгәргә тиеш түгел, дигән сүз тарата. Болай итеп аңлату крепостной крәстияннәрнең өметләренә туры килә. «Чын ирек» турында хәбәр Казан губернасының Спас, Лаеш, Чистай өязләрендә, күрше Самара, Сембер губерналары өязләрендә тарала, аннан меңнәрчә крәстиян Рус Бизнәсенә агыла. Җирле хакимиятнең «Нигезләмә»не аңлатырга тырышулары, крәстияннәрне А.П.Сидоровны тыңламаска, өйләренә таралырга өндәүләре нәтиҗә бирми.

12 апрельдә Рус Бизнәсенә Тарутин полкының граф А.С.Апраксин җитәкчелегендәге 2 ротасы килә. Җыелган крәстияннәргә төбәп ут ачалар. А.П.Сидоров кулга алына һәм 19 апрельдә хәрби-кыр мәхкәмәсе нигезендә Рус Бизнәсе авылы читендә атып үтерелә. 1925 елда Антон Петров истәлегенә Рус Бизнәсе авылы Антоновка дип үзгәртелә; авыл үзәгендә А.П.Сидоровка һәйкәл куела (1986).

Әдәбият

Вульфсон Г.Н. Жаждали воли. Казань, 1986.