- РУС
- ТАТ
Җитештерүне автоматлаштыру гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1982), профессор (1983). РФнең атказанган фән эшлеклесе (1998)
1940 елның 5 сентябрендә Мәскәүдә туган.
1962 елда Оренбург авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1974–1987 елларда электротехника кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта Оренбург политехника институтында: ректор (1983–1987), 1989 елдан автоматика һәм җитештерүне автоматлаштыру кафедрасы мөдире.
1997 елдан Инновацияләр институты директоры, 2000 елдан инновацион проектлар белән идарә итү кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре ясалма интеллектны системалы анализлауга һәм гамәли мәсьәләләргә, идарә системаларын аналитик конструкцияләүгә карый.
Уйлап табуларга 18 авторлык таныклыгы бар.
ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә.
Формально-эвристический метод решения транспортных задач // Актуальные вопросы механизации сельскохозяйственного производства. А.-А., 1979.
Аналитическое конструирование регуляторов и его роль в планировании работ по автоматизации сельскохозяйственных машин // Исследования и разрабаботки в области автоматизации сельскохозяйственной техники: Труды Всесоюзного научно-исследовательского института сельскохозяйственного машиностроения. 1980. Вып. 100.
Кто есть кто: справочник. Оренбург, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.