Биографиясе

1907 елның 17 июле, Киев шәһәре – 1957 елның 4 октябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1930). 1931–1935 елларда «Камстрой» трестында баш инженер урынбасары, Кама елгасы һәм аның зур кушылдыкларында гидроэлектростанция төзелеше өчен плотиналар коруның геологик һәм геоморфологик шартларын тикшерә.

1935 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре суффозия процессларына, яр буе сөзәклекләренең морфологиясе һәм динамикасын өйрәнүгә карый.

Урта Иделнең яр буе зонасы һәм яр буе сөзәклекләре төзелеше һәм формасына генетик аңлатма бирә. Казан тирәсе күлләренең күл казанлыгы морфологиясен һәм температура режимын, Вятка увалының көньяк өлешендәге түбән Казан утырмалары җир асты суларын тасвирлый. Елгаларның озынлыгын үлчәү методикасын төзи.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Природа Татарии. Казань, 1947 (автордаш).

Рельеф Татарии. Казань, 1951 (автордаш).

Әдәбият

Дуглав В.А. Потери науки: Памяти Владимира Викентьевича Батыра // Известия Всесоюзного географического общества. 1958. № 5.