Биографиясе

1940 елның 31 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын (1964) тәмамлый. 1965 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгененең Органик һәм физик химия институтында, профессор (1985), 1981–1991 елларда директор урынбасары, 1989–1990 елларда директор вазифаларын башкаручы, 1991 елдан күкертле фосфорорганик кушылмалар лабораториясе мөдире, 2002 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфор-, күкерт-, азоторганик кушылмалар химиясенә карый.

Өчвалентлы фосфор – элемент (азот, кислород, күкерт) бәйләнешенең органик кушылмаларны фосфорлаштыру реакцияләрендә өзелүенең төп закончалыкларын ачыклый, шул реакцияләр белән идарә итү (кислоталы катализ) ысулларын тәкъдим итә һәм фосфорорганик кушылмаларның максатчан синтезын гамәлгә ашыра. Фосфорның тиол чыгарылмалары химиясендә яңа фәнни юнәлешләрне өйрәнә. Аның тарафыннан синтезланган органик кушылмалар арасында вируска каршы, үсүне көйләүгә, иммунитетны стимуллаштыруга тәэсир итә торган физиологик актив матдәләр, шулай ук авиация сәнәгатендә майлау-суыту материалларына күпфункцияле кушылдыклар сыйфатында файдаланыла торган продуктлар табыла.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2007). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Алкилтиоалкилфосфонат. Новый путь синтеза // Доклады Академии Наук СССР. 1987. Т. 292, № 2 (автордаш).

О разрыве связи P-S в реакциях производных кислот трёхвалентного фосфора // Доклады Академии Наук СССР. 1988. Т. 303, № 3 (автордаш).

Химия тиопроизводных кислот трёхвалентного фосфора. М., 1990 (автордаш);.

Синтезы на основе элементного фосфора, серы и их производных // Известия Российской Академии Наук. Серия химия. 1993. № 10.

Substitution and Addition Reactions in the series of Thioderivatives of Trivalent Phosphorus Acids // Chemistry of Organophosphorus Compounds. M., 1989 (автордаш.).

Әдәбият

Академия наук Республики Татарстан: Справочник. Казань, 2002.