Тарихы

XVIII йөздә Айбаш авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Кулька-Куюк, Айбаш Киюги, Новая Опса, Яна-Иль исемнәре белән дә искә алына.

1860 елга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, агач эше, тимерчелек, аяк һәм өс киемнәре тегү, урман кисү, йон тетү, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, җил тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 633,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Эшче” колхозы оештырыла. 1950 елда “Радио” колхозына кушыла. 1959 – 1993 елларда “Урал” колхозы (колхоз идарәсе Айбаш авылында урнаша), 1993 – 1999 елларда –“Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2006 елдан), 1956 – 2017 елларда китапханә эшли.

Халык саны

1782 елда – 65 ир-ат;
1859 елда – 446,
1897 елда – 722,
1908 елда – 832,
1920 елда – 696,
1926 елда – 946,
1938 елда – 769,
1949 елда – 665,
1958 елда – 546,
1970 елда – 466,
1979 елда – 328,
1989 елда – 188,
2002 елда – 163,
2010 елда – 142,
2017 елда – 113 кеше (татарлар).