- РУС
- ТАТ
Тел галиме, филология фәннәре докторы (2000), профессор (2001), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2005)
1938 елның 23 ноябрендә Оренбург өлкәсенең Матвеев районы Иске Әшер авылында туган.
Казан университетын тәмамлый (1961).
1961–1963 елларда Куйбышев өлкәсендә урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1966 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдандан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты).
XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар әдәби теле стилистикасын һәм тарихын өйрәнә.
Сүз белән сурәт ясау. Казан, 1974.
Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле. Казан, 1979.
Җидегән чишмә моңы. Казан, 1995.
Татар әдәби теле тарихы: XIX гасыр ахыры – XX йөз башы әдәби теле. Исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма, норма вариантлыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылык. Казан, 1999.
Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология. Татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр. Казан, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.