Биографиясе

1939 елның 15 гыйнвары, Башкортстан АССРның Кырмыскалы районы Чишмә авылы – 2016 елның 13 августы, Уфа.

1960 елда Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: декан (1969–1974), проректор (1974–1989), 1989–2000 елларда нефть аппаратларын төзү технологиясе кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең физика-математика һәм техник фәннәр бүлеге академик секретаре (1991–1995), 1996 елдан геология, физика-математика һәм техник фәннәр секциясе рәисе урынбасары, 2000 елдан җир һәм табигый ресурслар бүлегенең академик секретаре.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бериш булмаган әйләнмә сүрүләрнең рәвеше үзгәрү һәм җимерелү механикасына, эретеп ябыштыру процесслары теориясенә карый.

Уйлап табуга караган 9 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Бакыевның тикшеренү нәтиҗәләре аппаратлар төзүдәге рәвеш үзгәртү һәм эретеп ябыштыру операцияләрен үзара алыштыруга кагылышлы күп кенә гамәли мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге бирә. Аппаратларның төп детальләрен җитештергәндә аларны тулысынча үзара алыштыруның Бакыев тарафыннан эшләнгән принципларына нигезләнгән җитештерү технологиясе сәнәгатьтә хром-молибденлы корычларны эретеп ябыштырганда кулланыла.

Хезмәтләре

Газонефтяное оборудование оболочкового типа. Уфа, 1987.

Взаимозаменяемость в аппаратостроении. Уфа, 1990.

Технологическое обеспечение точности изготовления днищ нефтехимической аппаратуры. М., 1991 (автордаш).

Технология аппаратостроения. Уфа, 1995.