- РУС
- ТАТ
шагыйрь, публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1995)
1936 елның 25 мартында Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган.
1957–1958 елларда Казакъстан-Себер тимер юлының Семипалат резервында өлкән конструктор булып эшли. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), «Бригадир» Апас район газетасында әдәби хезмәткәр.
1961–1996 елларда (бүленеп) ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында (1992 елдан «Татарстан» ДТРК): башта Казан телестудиясендә балалар тапшырулары мөхәррире, соңрак, 1968 елга кадәр, Лениногорск шәһәр телевидениесендә өлкән мөхәррир.
1969 елдан кабат Казанда: 1974 елга кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, 1990 елдан өлкән мөхәррир. 1974–1975 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе, 1976–1988 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубы директоры.
Рәшитнең беренче шигырьләре 1952 елда «Чаян» журналында басылып чыга. Аның көчле гражданлык мотивлары белән аерылып торган «Минем шәҗәрәм» (1970) поэмасы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Буыннар дәвамлылыгы, заманнар багланышы, киләчәккә ышаныч — Рәшит иҗатында төп темалардан.
«Сөембикә» (1987), «Колшәриф» (1990), «Мөхәммәдъяр» (1996), «Без — татарлар» (2003) поэмаларында алар тарихи хәтер җирлегендә тасвирланса, «Авылдашлар» (1972), «Варислар» (1974) поэмаларында шагыйрь игътибарын үз заманының тормыш материалына юнәлтә. «Хатирә» (1972), «Сәяхәтнамә» (1978), «Киек каз юлы» (1982; русчага тәрҗемәсе «Млечный Путь», М., 1983), «Йөрәк кыңгыраулары» (1986), «Давыллар кайтавазы» (1990), «Таң илчесе» (1996), «Фидаиләр» (2003) җыентыкларында Рәшит дөньяның гүзәллегенә, тормыш-яшәешнең мәңгелегенә дан җырлый.
«Кояшлы ил — бәхет иле» (1981) җыентыгы балаларга багышланган. Аның татар халкының милли үзаңы үсешен бәян иткән «Иман яңартканда» (1991) публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителә.
Рәшит шулай ук популяр җыр текстлары авторы да. Казакъ һәм каракалпак классиклары Абай һәм Әҗинияз әсәрләрен, хәзерге заман шагыйрьләре Б.Исхаков, М.Әлимбаев, Р.Әхмәтова, Н.Бобоглу, Ж.Аймурзаев һ.б. шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Рәшитнең әсәрләре рус, украин, белорус, латыш, казакъ, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.
ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (1993).
Әсәрләр
Ике гасыр арасында. Казан, 2002.
Галиуллин Т. Тарих мизгелләре // Казан утлары. 1997. № 8.
Фәйзуллин Р. Яшәүгә ышаныч // Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 4.
Мансуров З. «Мөмкин» белән «түгел» арасы // Казан утлары. 2006. № 3.
Автор – Г.М.Габделхакова.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.