Биографиясе

1935 елның 1 гыйнвары, хәзерге Әгерҗе районы Исәнбай авылы – 2022 елның 26 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1957), Арча районында урта мәктәптә укыта. 1960 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре чагыштырма тел белеменә, контрастив лингвистикага, икетеллелеккә, тәрҗемә белеменә, лингвистик аксиологиягә, тел универсалийлары һәм уникалийлары теориясенә карый.

1990 еллардан Татарстан тел моделендә социолингвистик симметрия һәм асимметрия, республикада икетеллелек үсешенә ярдәм итүче мәгълүмати һәм лингвистик факторларның тарихи, мәдәни мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Сүзлекләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Русско-татарский фразеологический словарь языка В.И.Ленина. Казань, 1980.

Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. Казань, 1997.

Татарстан: языковая симметрия и асимметрия. Казань, 2001.

Введение в контрастивную лингвистику. Казань, 2004.

Ориентализмы в лексике и фразеологии болгарского языка (всопоставлении с татарским языком). Казань, 2007.

Әдәбият

Георгиева С. Л.К.Байрамова. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков // Съпоставително езикознание. София, 1998. Выпуск 22, книга 1–2.

Герд А.С. Л.К.Байрамова. Татарстан: языковая симметрия и асимметрия // Филологические науки. 2002. №2.

Кто есть кто. Казань, 2002.