Биографиясе

1925 елның 24 июле, Ереван – 1981 елның 10 феврале, Ленинград.

1954 елда Ленинград артиллерия инженерлары академиясен тәмамлый. 1942–1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, 1954 елдан СССР Оборона министрлыгының Фәнни-тикшеренү институтында, 1958 елдан Киев югары артиллерия инженерлары училищесендә реактив двигательләр кафедрасы доценты.

1969 елдан Казан химия фәнни-тикшеренү институтында лаборатория, бүлек башлыгы.

Хезмәтләре көпшәле системаларның тышкы һәм эчке баллистикасына карый.

Бүләкләре

Махсус машиналар төзелеше өлкәсендә технологик эшкәртмәләре өчен СССР Дәүләт бүләге бирелә (1980). Медальләр белән бүләкләнә.