Биографиясе

1932 елның 11 декабре, Актаныш районы Мари Ямалы авылы – 2020 елның 27 июле, Алабуга шәһәре.

Алабуга педагогия институтын тәмамлый (1960). 1964 елдан Алабуга педагогия институтында, 1983–1991 елларда татар филологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае һәм Калмык Республикасында таралган төрки этник группаларның сөйләшләрен һәм диалектларын өйрәнүгә, төрки телләрнең һәм диалектларның башка гаилә телләре һәм диалектлары белән үзара бәйләнешен, төрки һәм фин-угыр телләре топонимикасын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Формирование островных говоров татарского языка. Казань, 1983.

Язык алабугатских татар Каспийского региона Калмыцкой АССР. Казань, 1988.

Язык карагашей-ногайцев Астраханской области. Набережные Челны, 1992.

Исследования по финно-угристике. Елабуга, 2001.

Әдәбият

Левитская Л.С. Новое в татарской диалектологии // Советская тюркология. 1979. № 2.

Каранаев Ю. Во благо науки // Половецкая луна. 1993. № 1–2.