Биографиясе

1832 елның 1 (13) декабре, Тамбов губернасы, Липецк өязе Стеньшино авылы –1882 елның 26 августы, Чернигов губернасы Нежин шәһәре.

Тамбов руханилар семинариясен (1854) һәм Казан руханилар академиясен (1858) тәмамлый.

1858–1861 елларда Сембер руханилар семинариясендә укыта. 1861 елда руханилыктан китә. Санкт-Петербургка күчеп килә, аерым кешеләргә дәрес бирү белән шөгыльләнә.

Археология комиссиясе һәм Рус география җәмгыяте эшләрендә катнаша, «Отечественные записки», «Древняя и новая Россия», «Исторический вестник» һ.б. журналларга публицистик мәкаләләр яза.

Казан университетында 1866 елда – магистрлык, 1871 елда докторлык диссертацияләре яклый. 1867–1869 елларда Казан университеты доценты, 1869–1873 елларда Варшава университетында экстраординар (1869–1871) һәм ординар профессор, 1873–1875 елларда Харьков университетында, 1875 елдан Нежин тарих-филология институтында ординар профессор.

Фәнни эшчәнлеге

А.П.Щаповның народниклар хәрәкәтенә һәм мәгърифәткә караган карашларын яклый, аңа багышлап хезмәт яза. Славянофиллар идеясенә якын җирлелек традицияләрен хуплый. Рус фольклорын, Россия халкы тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен һәм халык кузгалышлары тарихын өйрәнә.

Хезмәтләре

Взгляд русских летописцев на события мира. Казань, 1859.

Хрестоматия по русской истории для изучения древнерусской жизни, письменности и литературы от начала письменности до XVI в. Варшава, 1870.

Состояние образования России в царствование Александра I. Киев, 1879.

А.П.Щапов: Жизнь и сочинения. СПб., 1883.

Первые времена христианства в России по церковно-историческому содержанию русских летописей. СПб., 1888.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.1.

Русские писатели 1800–1917: Биографический словарь. М., 1989. Т.1.

Автор – Е.Б.Долгов