Тарихы

1565 –1567 еллардан Тәүгелде исеме белән мәгълүм. Төрле хуҗаларга күчә 1593 елда биләмә хуҗасының Мартын Болинский булуы билгеле. 1646 елда О.М.Болинский биләмәсен аның үз утары, 6 крестьян хуҗалыгы (20 ир-ат) һәм 8 бобыль хуҗалыгы (20 ир-ат) тәшкил итә. 1650 елда – С.И.Тютчев биләмәсе исәпләнә. 1593 – 1764 елларда авылның бер өлеше Казан Троица-Сергий монастыре карамагында була.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт һәм дәүләт (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1860 елдан сандал агачын уып, күн эшкәртүдә кулланылучы порошок ясау кәсепчелеге тарала. ХХ йөз башында, күн эшкәртү технологиясе үзгәрү белән бәйле рәвештә, әлеге кәсеп юкка чыга.

1719 – 1824 елларда авылда Казан Богородица чиркәве (1872 елда зиратта, элек чиркәү булган урында агач кәшәнә төзелә; 2014 елда реставрацияләнә), 1889–1914 елларда земство кыз балалар мәктәбе, ХХ йөз башында – 4 тимерчелек, 1 җил тегермәне, 1 ярма яргыч, 1 казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2244,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Смычка” колхозы оештырыла. 1950 елда “Победа” (Пановка авылы), “Красный Октябрь” (Угрюмовка авылы), “Искра” (Эстачи авылы), “Пятилетка” колхозлары белән “Путь Ленина” колхозына берләшә (1963 елда “Вперед” колхозы итеп үзгәртелә, колхоз идарәсе Пермяк авылында урнаша); 1967 – 1993 елларда “Вперед” совхозы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб һәм китапханә (1952 елдан) эшли.

Халык саны

1646 елда – 70,
1782 елда – 352 ир-ат;
1859 елда – 707,
1897 елда – 922,
1920 елда – 975,
1926 елда – 1206 (Мелиновка авылын да кертеп),
1938 елда – 998,
1949 елда – 786,
1958 елда – 629,
1970 елда – 324,
1989 елда – 176,
2002 елда – 163,
2010 елда – 133,
2017 елда – 250 кеше (руслар).