Биографиясе

1922 елның 24 гыйнвары, Лаеш кантоны Надеждино авылы – 1997 елның 5 июле, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан юридик институтын тәмамлый (1946). 1946–1947 елларда Казанның Бауман районы халык судьясы. 1947–1949 елларда ТАССР Югары мәхкәмә әгъзасы, 1949–1950 елларда рәис урынбасары.

1950–1952 елларда Казан юридик институтында, 1953–1960 елларда Казан авиация институтында укыта. 1960 елдан Казан фининс-икътисад институтында: марксизм-ленинизм, 1977 елдан КПСС тарихы, 1990 елдан сәяси тарих кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре КПССның Татарстан өлкә комитеты тарихына багышлана.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

У истоков ленинского коллективного руководства. Казань, 1969.

В.И.Ленин о съезде как верховном органе партии: По материалам нелегальных съездов Российской социал-демократической рабочей партии. Казань, 1974.

Верховный орган ленинской партии: Очерки истории партийного строительства. Казань, 1981.