- РУС
- ТАТ
Татар әдәби тәнкыйте, иҗтимагый-эстетик фикерләү формасы һәм мөстәкыйль фән буларак, 1905–1907 еллар революциясеннән соң, татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәч формалаша. Р.Фәхретдинов, Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Җ.Вәлиди, Г.Баттал, Н.Гасрый, Г.Кәрам, Г.Ибраһимов һ.б.ларның мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә әдәби тәнкыйтькә теоретик нигез салына, әдәбиятның чынбарлыкка мөнәсәбәте, халыкчанлыгы һәм милли үзенчәлеге кебек мәсьәләләр ачыклана, аның үз жанрлары барлыкка килә. Әдәбият теориясе һәм тарихының төп принциплары, төп кагыйдәләре әдәби тәнкыйть кысаларында хәл ителә.
XX йөз татар совет әдәби тәнкыйте тарихы берничә этапка бүленә:
1918–1930 елларның беренче яртысында әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теоретиклары Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Гали, һ.б.ның игътибары иҗади ысул һәм совет әдәбияты әсәрләрендә тасвирланган геройларның асылын аңлау, социалистик җәмгыятьтә әдәбиятның урынын билгеләү мәсьәләләренә юнәлтелә. 1930 елларда матур әдәбиятта сыйныфлар идеологиясенең әһәмиятен күпертеп карау әдәби тәнкыйтьтә вульгар социологизм юнәлешенең көчәюенә китерә (Г.Толымбай, Х.Наум, С.Каратай, Ф.Мөсәгыйт). Шәхес культы һәм «сыйнфый көрәшнең кискенләшүе» теориясе хакимлеге шартларында сәләтле язучыларның күбесе репрессияләнә һәм Сталин концлагерьларында юк ителә.
1935–1955 елларда Г.Халит, Х.Хәйри, Х.Госман, М.Гайнуллин, Г.Кашшаф иҗатында вульгар социологизм йогынтысыннан арыну тенденциясе күзәтелә, әдәби мирасны өйрәнүдә яңа этап башлана. Аларның иҗади эзләнүләре кыюрак һәм күпкырлырак була бара.
1950 еллар уртасыннан татар әдәби тәнкыйтенең һәм әдәбият тарихының аз өйрәнелгән һәм моңарчы тыелган проблемаларына игътибар көчәя. Г.Халит, И.Нуруллин, Й.Нигъмәтуллина, Н.Юзиев, М.Хәсәнов, Р.Мостафин, З.Мәҗитов, А.Әхмәдуллин, М.Мәһдиев, Т.Галиуллин, Ф.Хатипов, Ф.Мусин, Р.Ганиева татар милли әдәбиятының күп гасырлык бай тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертәләр.
1970–1980 елларда әдәби тәнкыйтьтә проза буенча Ф.Хатипов, Ф.Миңнуллин, Ф.Мусин, Р.Бикмөхәммәтов, Ф.Галимуллин; драматургиядә А.Әхмәдуллин, Н.Ханзафаров, Һ.Мәхмүтов; поэзиядә Х.Госман, Г.Халит, Н.Юзиев, Т.Галиуллин, Мансур Вәлиевләр актив эшли.
1980 нче еллар уртасыннан башлап татар әдәбияты узган юлны һәм аның бүгенгесен гыйльми нигездә яңача бәяләү, әдәби тәнкыйтьнең совет чорында формалашкан бәяләмәләрен һәм тенденцияләрен яңадан карап чыгу мөмкинлекләре туа, татар милли әдәбияты тарихының төрле чорларын яңа концептуаль нигездә өйрәнүгә юл ачыла.
Мәһдиев М. Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. К., 1989;
Миңнуллин Ф. Балта кем кулында? К., 1994;
Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм. К., 1998;
Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра. К., 2003;
Закирҗанов Ә. Заман белән бергә. К., 2004;
Мухамадиев Р. Проблемы формирования татарской литературной критики (1905–1917). К., 1982.
Автор – Т.Ш.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.