Биографиясе

1938 елның 27 сентябрендә Казанда туган.

1961 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1969 елдан шунда ук эшли (бүленеп, 1974–1975 елларда ТатНИПИнефть институтының Казан филиалында сектор мөдире, 1975–1978 елларда Ижевск авыл хуҗалыгы институтында, 1978–1979 елларда ВНИПИнефтепромхимда химик продуктлар җитештерү технологиясе бүлегенең сектор мөдире), химия кибернетикасы кафедрасы профессоры (1999 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йөзмә хәлдә киптерүгә һәм капма-каршы агымлы массаалмашу аппаратлары гидродинамикасына карый.

Газда йөзү шартларында киптерү һәм дымсызландыру процессларының математик модельләрен эшли. Анаников химик реакторлардагы температура кырын һәм чагыштырма җылылык агымнарын билгеләүнең теоретик чишелешен тәкъдим итә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Испарение капли топлива в ламинарном потоке газа // Физика горения и взрыва. 1973. №6.

О движении капли в потоке с изменяющейся скоростью // Инжинерно-физический журн. 1977. Т.32, №1.

Температурное поле в греющем элементе цилиндрического аппарата // Гидромеханика отопительно-вентиляционных и газоочистительных устройств: Межвузовский сборник научных трудов. Казань, 1999.