Биографиясе

1926 елның 26 сентябре, Сарман районы Чукмарлы авылы – 2001 елның 22 августы, Сарман районы Сарман авылы.

Минзәлә педагогика училищесен тәмамлый (1950 ел).

1950–1980 елларда авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Әдәби иҗат белән 1942 елдан бирле шөгыльләнә.

Республикада чыга торган газета һәм журналларда, күмәк җыентыкларда әсәрләре басылып килә.

Балаларга багышланган «Без – яз дуслары» (1965 ел), «Тапкырҗан табышмаклары» (1966 ел), «Кошчыгым» (1981 ел), «Калган эшкә кар ява» (1993 ел) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Лирик шигырьләре «Таң сәгате» (1989 ел ), «Болыннарым» (1997 ел) җыентыкларына тупланган.

Ә.С.Габидиның шигырьләренә ихласлык, самимилек хас.

Ә.С.Габиди шулай ук публицистика һәм әдәби-тәнкыйть өлкәсендә дә эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Маликов Р. Чишмәләр дә бик тиз бәреп чыкмый // Заман. 1999. 6 сент.

Автор – Г.М.Габделхакова.