Биографиясе

1939 елның 2 феврале, Башкортстан АССРы Фёдоровка районы Балыклы авылы – 2010 елның 10 феврале, Уфа.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1963), Башкортстан АССР Фёдоровка районының «Путь Ленина» колхозында һәм район авыл хуҗалыгы производство идарәсендә баш агроном булып эшли.

1966–2004 елларда Башкортстан аграр университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Көньяк Урал алды регионының бүгенге игенчелек системаларында туфракның уңдырышлылыгын кайтару теориясе һәм технологиясе проблемаларына, шулай ук магистраль торба үткәргечләр төзелеше вакытында зыян күргән җирләрне яңадан торгызуның (рекультивацияләүнең) яңа технологиясен эшләүгә карый.

Бүәкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Научные основы севооборотов для интенсивного земледелия Башкирии. Ульяновск, 1991.